Төп бит » Файллар » Татар теле » Дәрес эшкәртмәләре |
[ Скачать с сервера (27.5 Kb) ] | 22.10.2017, 22:36 | |||
Татар теле, 3 класс Тема : Сүзлекләр һәм алардан файдалану. Максат: 1) дидактик : сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; 2) материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; 3) тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү. Материал : дәреслек , презентация, сүзлекләр Дәрес барышы: I . Мотивлаштыру һәм ориентлашу .1 сл. 1.Өй эшен тикшерү: 10 пар антоним язарга иде. Укучыларның җаваплары. Нәтиҗә 2. Белемнәрне тигезләү ( 2 нче слайд) : а) -Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез? -Лексика нәрсәне өйрәнә ? -Телнең лексикасын нәрсә өйрәнә? ә) Болар нинди сүзләр ? (4нче слайд) чибәр-матур, ... дус-дошман,...тиен - тиен, ... кул тамыры -агач тамыры, ... кайнар су-кайнар сәлам 3. Уку мәсьәләсе кую. Шушы сүзләр барысы кайда җыелган? Сүзлекләрдә. Сүзнең мәгънәсен, яки язылышын белмәгән очракта , без нишли алабыз? Көтелгән җавап: сүзлекләргә мөрәҗәгать итә алабыз. Димәк, без бүген нинди теманы үтәргә тиеш? II. УМ адымлап чишү (). 1.-Укучылар, ә нәрсә ул сүзлек? (8 сл.)сез нинди сүзлекләр беләсез ? Алардан ничек файдаланасыз? -Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз ? Ни өчен? -Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез? -Сүзлекләне без ике төргә бүләбез (9слайд) Сүзлекләр
аңлатмалы телара -Әйдәгез әле сез дә өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карагыз . Ничек итеп аерырсыз? Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру. Нәтиҗә ясау. Димәк, нинди сүзлекләр була? 78нче күнегүне телдән эшләү 79нчы күнегү 1 абз язмача 3. Рефлексия. -Укучылар бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйдык ? Сүзлекләр ничә төргә бүленә ? Ни өчен сүзлекләр кирәк ? 4. Йомгаклау. Өй эше бирү. а) бирем буенча күнегү : 82нче күнегүне күчереп яз. б) иҗади эш: 81нче күнегү хикәя язарга | ||||
Просмотров: 2690 | Загрузок: 67 | |
Всего комментариев: 0 | |