MENU
Төп бит » Файллар » Тәҗрибә уртаклашу

В категории материалов: 10
Показано материалов: 1-10

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Загрузкам · Просмотрам

5 еллык хезмәтемә йомгак ясадым. Уңышлар, җиңүләр дә җитәрлек кебек... Алар артында күпме йокысыз төннәр, хыяллана-хыяллана иҗат иткән мизгелләр калган бит! Бераз моңсу да булып китте...

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 505 | Загрузок: 0 | Дата: 29.11.2017 Комментарии (0)

Һәр дәрескә тулы технологик карта төзергә мөмкин түгел дип саныйм. Шуңа күрә үзем өчен гади генә итеп технологик карта шаблоны төзеп куйдым. Бу, әлбәттә, идеаль вариант түгел, ләкин вакыт бик кысан булганда файдаланырга ярап тора. Сезгә дә тәкъдим итәм. Өстәмәләр булса, шатланып кабул итәм.

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 1713 | Загрузок: 0 | Дата: 15.11.2016 Комментарии (1)

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга һәм укучыларыбызга төшендерергә тиешбез: даими рәвештә укып, белемебезне күтәреп торганда гына, заманнан артта калмаска мөмкин. Һәм бу уку-белем алу күп очракта мөстәкыйль, үз белемеңне күтәрү рәвешендә барачак. Нәкъ менә шуңа күрә укучыларга үзлектән белем алу, чыганаклар белән эшләргә өйрәнү күнекмәләре бирү мөһим. 

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 4334 | Загрузок: 141 | Дата: 23.02.2016 Комментарии (0)

Компьютер технологияләре белән эшләгәндә, проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора.

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 1429 | Загрузок: 185 | Дата: 10.12.2015 Комментарии (0)

     Ә.З.Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш технологиясе Д.Б.Эльконин һәм В.В.Давыдов фәнни мәктәбендә барлыкка килгән уку эшчәнлеге теориясенә таяна һәм аның табигый төгәлләнеше булып тора. Гомумиләштереп әйткәндә, мәктәп яшендәге баланың үсеше аның үз эшчәнлеге нәтиҗәсендә үз-үзен үзгәртергә теләвенә һәм үзгәртергә сәләтле булуына бәйле. Ә шундый үсешне тәэмин итүче шартлар булдыру- үстерелешле уку-укытуның һәм иҗади үсеш технологиясенең төп максаты.

     Ә бу максатлар нидән гыйбарәт соң?

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 540 | Загрузок: 12 | Дата: 15.10.2015 Комментарии (0)

      Минемчә,педагогның иң мөһим бурычы – укучыларны аңлы һәм планлы рәвештә үз өсләрендә эшләргә өйрәтү, үз чиратында бу эш белән оста итеп идарә итү.

      Бүгенге көндә мәгариф системасын яңартуның төп максаты – укытуның сыйфатын күтәрү, балаларның теләп укуларын тәэмин итү. Моңа ирешүнең бер юлы дип мин дәресләрдә компьютер технологияләре куллануны саныйм. 

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 352 | Загрузок: 197 | Дата: 15.10.2015 Комментарии (0)

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телнең лексик байлыгыннан дөрес файдаланырга өйрәтү, сүзлек запасын арттыру – иң төп мәсьәләләрнең берсе. 

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 1381 | Загрузок: 101 | Дата: 15.10.2015 Комментарии (0)

          Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү һәркемгә дә кирәк. Төрле ситуациягә карата үзеңнең фикереңне булдыру, аны дәлилли һәм яклый белү, тапталган-кысаланган фикерләр басымыннан чыгып, оригиналь, үзеңчә фикер йөртә белү, аны сөйләмдә чагылдыру- бүгенге көн таләбе.

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 307 | Загрузок: 1 | Дата: 15.10.2015 Комментарии (0)

     Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле 10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хезмәтләре бүгенге көндә мәктәпләрдә ничек пропагандалана, аларны дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда куллану мөмкинлекләре нинди? Әйдәгез, шушы турыда да сөйләшик әле. 

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 614 | Загрузок: 6 | Дата: 13.10.2015 Комментарии (0)

      Татар теле дәресләрендә, төркемнәрдә яисә аерым, сәләтле балалар белән  эшләгәндә, таратма материаллар итеп  файдалану өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты әзерләдем. Аларны гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен һәм тел гыйлеменең башка бүлекләрендә дә кулланырга мөмкин.

Тәҗрибә уртаклашу |
Просмотров: 451 | Загрузок: 4 | Дата: 13.10.2015 Комментарии (0)