MENU
Төп бит » Файллар » Татар теле » Дәрес эшкәртмәләре

Тәмле сүзләр күбрәк әйтик!
[ Скачать с сервера (1.93 Mb) · Скриншот ] 17.02.2022, 21:26
Тема: Тәмле сүзләр күбрәк әйтик! Дәрес тибы: Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту Дәреснең максатлары: 1. Әдәпле сүзләрне истә калдыру, сөйләмгә кертү; бер-береңә комплиментлар әйтергә күнектерү; 2. Диалогик сөйләм телен, әңгәмәдә катнаша алу күнекмәләрен үстерү; 3. Балаларны бер-береңә ихтирамлы булырга, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтү; матур сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү. Дәреснең структурасы: 1. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру 2. Белемнәрне актуальләштерү 3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. 4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. 5. Яңа белемнәрне үзләштерүне ныыту. 6. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау, өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.) Җиһазлау: презентаия, карточкалар, чәкчәк.... “Салават күпере”, А4, фломастерлар, ситуатив күнегү карточкалары МАТЕРИАЛ: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел . Дәрес барышы: СЛАЙД №1 КОЯШ РӘСЕМЕ Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. 1) Оештыру моменты. Укытучы: Хәерле иртә! Укучылар: Хәерле иртә миңа, Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә сезгә! Хәерле иртә барыбызга! 2) Релаксация: Укучылар, мин сезгә хикәя сөйлим, ә сез мине аңлавыгызны хәрәкәтләр белән күрсәтегез әле. Кояш чыга. Кояшның җылы нурлары төрле якларга оча. Беренче нур чәчәкләрне иркәли. Чәчәкләр уяналар, үсәләр. Икенче нур кошларны иркәли. Кошлар уяналар, очалар. Өченче нур сезне иркәли. Сез уянасыз, сезгә җылы, сез бер-берегезгә елмаясыз, бер-берегезгә кул бирәсез, утырасыз. -Рәхмәт, шушы җылылык белән дәресебезне башлыйбыз. (вербаль һәм вербаль булмаган аралашу) 3) Актуалләштерү. Әйдәгез, белемнәребезне кабатлап алыйк әле. “Мин нишлим?” уены. Мактау сүзләрен искә төшерәбез. Уен: Дустым,мин нишлим? (җырлап, биеп, сикереп, шигырь сөйләп, рәсем ясап күрсәтә) - Җавап. Син биисең..... - Афәрин, син бик акыллы кыз, бик дөрес әйттең,... (мактау сүзләрен искә төшерү) - Рәхмәт. Ә син бик матур биисең,... - Сиңа да рәхмәт, дустым! 4) Дәреснең темасын чыгару. Укытучы чәкчәк һәм карточкаларга язылган сүзләр ала. - -Укучылар, карагыз әле, мин сезгә нәрсә алып килдем? Чәкчәк. Ә бу кулымда нәрсәләр? Сүзләр. Чәкчәк нинди? Тәмле. Димәк, сүзләр нинди була? Тәмле. Бүген нәрсә турында өйрәнәбез? Тәмле сүзләр турында. Афәрин! - -ә дәрестә нишләрбез икән, кем белә? - -тәмле сүзләр әйтәбез. - -әйе, дәресебезнең максаты – тәмле сүзләр әйтергә, кешеләрне шатландырырга өйрәнү. (Теманы тактага язу) - Слайд. Яңа тема. Беренчел үзләштерү. -без бүген тагын бик күп тәмле сүзләрне кулланырга өйрәнербез. Русча бу сүзләр ничек атала? -вежливые слова. -әйе. Экранда сез тәмле сүзләрне күрәсез. Тәрҗемә итәбез (өч телдә): исәнмесез, хәерле иртә, хәерле көн, сау булыгыз, гафу итегез, тыныч йокы, рәхим итегез, рәхмәт. Тагын ашханәдә нинди теләк телибез? - ашыгыз тәмле булсын! - ә хәзер төркемнәрдә эшлибез (артка борылып төркем ясыйбыз): тәмле сүзләрне төркемнәргә бүләбез (фломастерлар белән а4 битләренә язалар һәм басып башка төркемнәргә күрсәтәләр): 1)исәнләшү-саубуллашу сүзләре, 2)Изге теләкләр. 3)Үтенү сүзләре. -бик яхшы. Рәхмәт. Сез бик акыллы укучылар! Белемнәрне ныгыту. Укытучы. Балалар татар телендә бик күп журналлар чыга. Мин сезгә бүген “Салават күпере” журналын алып килдем. Ул Казанда чыга. Журналда балалар өчен хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр, кроссвордлар, рәсемнәр күп. Ә менә безнең дәреслектә бу журналдан текст бар. Сез ничек уйлыйсыз? Текст нәрсә турында? - Тәмле сүзләр турында. - әйдәгез, тикшерәбез.Дәреслекнең 46 нчы битен ачыгыз әле. Тәрҗемә итәбез. (фундаменталь грамотность) - Найдите предложение, где говорится, что в нашем языке много вежливых слов. - Найдите предложение, где мы себе желаем спокойной ночи. - Найдите предложение, где говорится, что вы их знаете. - Тексттагы тәмле сүзләрне әйтегез. - Дөрес, укучылар! Сез, чыннан да, аларны беләсез. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү. - Өстәлдә ситуатив күнегүләр. Укыйбыз һәм диалоглар төзибез. Ситуатив күнегүләр. Тәмле сүзләр кулланабыз. 1. У тебя нет ручки. Как ты попросишь у друга ручку. Разыграйте в диалогах. 2. Мама подходит к тебе и говорит, чтобы ты помыл посуду. Ты соглашаешься.. Какой разговор происходит между вами. 3. Мама говорит, что тебе нужно ложится спать. Ты соглашаешься. Какие вежливые слова вы скажете друг другу. 4. Ты пришла в магазин за молоком и хлебом. Какой разговор происходит между продавцом и тобой.. 5. К тебе друг пришел в гости. Какой разговор происходит между вами при входе. Разыграйте. 6. Ты был в гостях. Тебя угостили треугольниками. Какой разговор происходит между хозяйкой и тобой. Как поблагодаришь хозяев. • Вакыт бетте. Диалогларны тикшерәбез. Рефлексия. -без дәрестә нинди сүзләр өйрәндек? (чәкчәкне күрсәтә, укучыларга өләшә). Чәкчәк тәмлеме? Бу сүзләр дә тәмлеме? -иртән нинди сүзләр әйтәбез? -ашханәдә нинди сүзләр әйтәбез? -Мәктәптә нинди сүзләр әйтәбез? - дәресебезнең темасы нинди иде? - без тәмле сүзләр әйтергә өйрәндекме? -дәрес беткәндә нинди сүз әйтәбез?
Категория: Дәрес эшкәртмәләре | Добавил: rajzzay
Просмотров: 107 | Загрузок: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar