MENU
Төп бит » Файллар » Укучылар иҗаты » Фәнни эшләр

ФАЗЫЛ ШӘЕХ ПОЭЗИЯСЕНДӘ СУГЫШ ТЕМАСЫ
[ Скачать с сервера (59.0 Kb) ] 16.01.2022, 19:31

Фазыл Шәех -  Алабугабызның танылган лирик шагыйре. “Аның иҗаты белән танышкан, бер генә булса да шигырен укыган кеше ул әсәрләрдән үзенә бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета”[3:5]. 1937 елның 19 мартында Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган Фазыл Шәех (чын исеме Шәехов Фердинант Галиәскәр улы 31 яшендә, грипп белән авырганнан соң өзлегеп, сукыр кала. Әмма тормышның ачы җилләренә бирешми, гомерен поэзиягә, шигърияткә багышларга карар кыла. Ул шигырьләрендә күбесенчә тормыштагы үз кичерешләре, үз тойгылары турында яза. Шуңа күрә аларны шагыйребезнең үзенчәлекле биографиясе дип әйтеп була.         

          Шагыйрьнең үз иҗатында сугыш һәм тылдагы батырлык темасына ни дәрәҗәдә игътибар итүен ачыклау өчен, без, иң беренче чиратта, аның үзе исән вакытта («Көзге күкрәү», «Дала тулпары») һәм вафатыннааан соң басылган (“Сәяхәтче тиен”, “Егет сүзе”, “Туган якның бер талы”) 5 җыентыгын укып, тематик яктан анализлап чыктык. Бу җыентыкларда шагыйрьнең 700дән артык лирик һәм юмористик шигыре урын алган. Шулардан без сугыш, аның кайтавазы, тылдагы картлар, хатын-кызларның фидакарь хезмәте яктыртылган  13 шигырь таптык. Фазыл Шәех шигырьләрендә сугыш, кайтаваз булып, улларын югалткан аналар сагышы булып, бүгенге көндә дә яңгырый.

...Тик яуда калганнар,сСагышка салганнар –

Моңнар булып кайта күңелгә. “Ана сагышы”[ Шәех Ф.Г,1993:34]

         Туган авылында йөргәндә, сугыш кырында ятып калган каһарман авылдашларын барлый шагыйрь, аларның гомерләренең дәвамын үзләре утыртып калдырган агачларда күрә: “Гыйльфан агай баланнары көзләр җитсә пешә кызарып”, “Кәшиф миләшенең ышыгында көндез картлар кора әңгәмә”, “Нигъмәтулла абзый тупыллары ярсып-ярсып шаулый җилләрдә”, “Язлар килгәч, сандугачлар кайта, Хәсән сиреньнәрен сагынып”, “Рәт-рәт үскән Әхмәт шомыртлары чәчәкләрдән төшә салынып”, “Ахунҗанның сәрви куаклары сары чәчәк атып җибәрә”. Бу каһарманнар тыныч тормышта да изге гамәлләр кылып яшәгәннәр, үзләреннән соң да матурлык калдырып киткәннәр.  Батырлар истәлеге мәңгелек булуын дәлилләп: “Яу кырында калган каһарманнар ямь бирәләр һаман язларга, - дип нәтиҗә ясый шагыйрь (“Каһарманнар истәлеге”). [Шәех Ф. 2003: 135]

        “Ветеран” шигырендә 77 яшьлек ветеранның шигырь укуыннан күңеле тула әдипнең, аның оптимизмына, тәне сызланса да, тормышны яратып яшәвенә соклана:

Әйтерсең лә фашист минасының

Ярчыкларын тоймый тәнендә,

Мәшәкатьле дөньяның бар яме

Ул татыган тормыш тәмендә.[Шәех Ф.Г.2003:175]

          Бер бөек полководец “Сугыш һәлак булган иң соңгы солдат күмелгәнче дәвам итә”, - дигән. Ел саен эзләнү отрядлары билгесез югалган солдат каберләрен табып, аларның исемнәрен ачыклап, зурлап күмүне оештырсалар да, әле сазлыкларда, үтә алмас урманнарда югалып, күмелмичә калганнарның саны шактыйдыр. “Фронттан соңлаган хат” шигырендә менә шушы проблеманы күтәрә автор. “Гәүдәсе кырык өчнең моңсу язында Псков урманнары сазында калган” фронтовик “сөякләрем ята таралып” дип рәнҗи, аның рухы “оныкларым, яшьләр ничек яши?” дип бүгенге көн өчен борчыла, сугыш шәүләсенең илләр өстендә һаман йөрүенә әрни. [Шәех Ф.Г. 2003:177]

        Тетрәнмичә искә алырга мөмкин булмаган Ленинград блокадасы турында да үз фикерен яза Фазыл Шәех: “Блокада елында югалткан улларын, кызларын табалмый Ленинград”. Бу фаҗиганең бөтен ил өчен уртак булуын ассызыклый: “Килә дә баш ия мәңгелек утларга Йокысыз тол калган хатыннар. Хәсрәтле ананың яшьләре тамганда, Йокларга минем ни хакым бар? (“Тыңлагыз, сөйли Ленинград”) [Шәех Ф.Г. 2003:145]

       Туган як, туган җир темасы Фазыл Шәех иҗатында шактый зур урын тота. Туган авылы, басу-кырлары, Чәҗ елгасы турында язганда, туган авылыннан китеп, яу кырында калган авылдашлары турында да искә ала һәм безне дә шуңа өнди шагыйрь: “Ил өчен кан койган солдатны

Онытмый, онытмый яшә син!” (“Онытмый яшә син!”) [Шәех Ф.Г. 2003:179]

          Сугышның бар авырлыгы кешеләр белән бергә атларга да төште. Бу турыда без сугыш турындагы күп кенә фильмнарда да күрәбез. Фазыл ага да сугыш чоры атларын кызгана: “Язгы суда, көзге яңгырларда Авыр иде йөге атларның”. “Юллар чатында” [Шәех Ф.Г. 1996:16]

       “Мәдхия” шигырендә ире һәм улы сугыш кырларында үлеп калган Мәдхия апаның, үзенә ашарына булмаса да, бар күңелен биреп, сабан сөргән атларны тәрбияләвенә соклана.

        Сугыш, ул китергән фаҗигаләр турында язганда кош образларын да читләп үтми икән Фазыл ага. “Торна кайгысы” шигырендә ялгыз торнаны толлар язмышы белән бәйли.  “Шәяхмәт былбыллары”нда  хатларында бакчасындагы былбыллар турында сорап язган фронтовик күңеленең матурлыгына соклана, үзе үлсә дә балаларына шушы матурлыкны тапшырып калдыра алуын сурәтли: “Ил солдаты ятып калды тургайлы далаларда. Сандугачка гашыйк җанның моңнары балаларда”.

        “Әрнү” шигырендә “каһәр суккан сугыш аркасында гомерлеккә ялгыз калган саф кызлар” өчен әрни, “безнең күпме тракторчы кызлар басуларда калды имгәнеп” дип, кырыс тормыш дөреслеген ача, “фронтлардан яры кайта алмый үлеп калган яман елларны, усал кыяфәткә кергән сылу патшаларны каргап елады” дип, сугыш утын кабызучы түрәләргә нәфрәт укый. “Безнең авыл картлары” шигырендә шагыйрь хыялында “тол карчыклар белән яудан килгән кайгы хәбәрен” уртаклаша. [Шәех Ф.Г. 1996:84]

Толлар язмышы “Гөлләр яме” шигырендә дә калкып чыга: “Сугыштан соң күпме толлар юанды гөл үстереп?! [Шәех Ф.Г. 1996:79]

      Чечнядагы сугышка карата да фикере бер авторның: “Кавказ җирен утка тотучылар күп илләргә кайгы тарата. (“Моңсу яз”) [Шәех Ф.Г. 1996:10]

          Кызганычка каршы, сугыш афәтләре һаман-һаман калкып чыга. Әле Әфган, әле Чечня, әле менә хәзер Сербия, Украинада кан коела. Аналар әле хәзер дә тыныч йоклый алмый. Шагыйребез дә каз образы аша бу теманы гомумиләштереп куя:Кайгысыз, моңсыз аналар бар микән бу илләрдә?”

                Гомумиләштереп әйткәндә, Фазыл Шәех иҗатында сугыш, ул китергән кайгы-хәсрәт темасы үзенчәлекле яңгыраш ала. Күләме ягыннан бу темага язылган шигырьләре чагыштырмача аз булса да (без бу тема күтәрелгән 13 шигырь генә таптык), бу фаҗигане алар төрле яклап ача. Фронтларда үлеп калган авылдашларын хәтере аша үткәрә шагыйрь, билгесез каберләр, күмелми яткан хәбәрсез югалганнар аны борчый, тылдагы авыр хезмәттән, якыннарын югалту хәсрәтеннән вакытсыз картайган толлар язмышы шигырьдән шигырьгә яңа яңгыраш ала. Сугыш афәтләренең һаман бетмәвенә сыкрана Фазыл ага, әле анда, әле монда сугыш уты кабызырга тырышучыларга үзенең нәфрәтен белдерә.

         Кешеләр белән бергә сугыш чорының бар авырлыгын җигелеп тарткан атларга хөрмәте зур шагыйребезнең, ул аларга һәйкәл куярга чакыра.

        Нинди генә теманы ачарга алынмасын, шагыйрь аны туган җир темасы белән бәйли, моның белән ул туган җирдә генә кеше күңеленең тулысынча ачыла алуын дәлилли.

                                                                                                                Файдаланылган әдәбият

  1. “Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан:Мәгариф, 2007. – 231 б.
  2. Галиуллин.Т.Н. Әдәбият – хәтер хәзинәсе.-Казан:Мәгариф, 2008.
  3. Шәех Ф.Г. Егет сүзе. Шигырьләр.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003.
  4. Шәех Ф.Г. Туган якның бер талы. Шигырьләр. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003.
  5. Шәех Ф.Г. Дала тулпары. Шигырьләр.-Чаллы:Мәгърифәт,1996
  6. Шәех Ф.Г. Көзге күкрәү. Шигырьләр.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1993.
  7. Фазыл Шәех. Сәяхәтче тиен (Балалар өчен шигырьләр), Алабуга, 2002
Категория: Фәнни эшләр | Добавил: rajzzay
Просмотров: 102 | Загрузок: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar