MENU
Төп бит » Файллар » Укучылар иҗаты » Иҗади эшләр

Рус мәдәниятендә татар эзләре
[ Скачать с сервера (44.5 Kb) ] 16.01.2022, 19:37

Рус белән тормыш кичердек, сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып,-

дип яза Габдулла Тукай үзенең “Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” шигырендә. Әйе, рус һәм татар халкы элек-электән бергә аралашып яшәгән: кайчак бер-берсенә каршы яу да чапканнар, авыр вакытта ярдәмләшүләр дә булган, рус кенәзләре бик теләп татар кызларын кәләшлеккә дә алганнар, үзара сәүдә дә итешкәннәр, ягъни аларның тарихларында, гореф-гадәтләрендә, шөгыльләрендә күп уртаклык булган.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп, -

дип язган Тукаебызның никадәр хаклы булуын без бүгенге көн сәясәтчеләре фикерләрендә дә күрәбез. Хәтта илебез башлыгы В.В.Путин да Халыклар дуслыгы бәйрәме уңаеннан сөйләгән чыгышында  бу бергәлек турында Минин һәм Пожарскийга куелган һәйкәл мисалында әйтеп үтә: “Мәскәүне халык ополчениеләре саклап калган, ә аларны оештыручыларның берсе - Минин -татар булган бит”.

Әйе,  татар мәдәниятен рус мәдәниятеннән башка күз алдына китереп булмаган кебек, рус мәдәниятен дә татар йогынтысыннан аерып карап булмый.  Шул  ук   вакытта башка халыкларның тарихын,  мәдәниятен хөрмәт  итмичә, үз  тарихыңны, мәдәниятеңне саклау һич  мөмкин  түгел. Әгәр  дә  без, башка  тугандаш халыкларның милли  казанышлары белән кызыксынып, аларны  өйрәнеп, үзебезгә  кабул  итәбез  икән, үз  халкыбызның мәдәни  кыйммәтләренә дә  ныграк төшенәбез  дигән  сүз бит бу. Дөнья мәдәниятен яхшы белү милли мәдәниятне аңлауга, аны  тирәнтен өйрәнүгә китерә. Ә дөнья мәдәниятен без, иң беренче чиратта, рус мәдәнияте аша кабул итәбез.

Рус мәдәнияте дигәндә, без бу халыкның җәмгыять үсеше барышында   туплаган бай  тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, халык тарафыннан тудырылган материаль һәм  рухи  байлыгын күз алдына китерәбез.  Ру халкының гасырлар дәвамында үз традицияләренә тугры калуы,  гореф-гадәтләрен бүгенге көндә дә саклап яшәве сокландыра. Әгәр бу халыкны аңларга теләсәң, аның якты, киң колачлы, шаянлык, күңеллелек белән бергә җиңелчә сагыш бергә үрелгән бәйрәмнәренә генә күз салу да җитә: аларда, көзгедәге кебек, рус характеры, мәдәнияте, үзенчәлеге ачыла. Ә милли киемнәре үзе бер сәнгать: чигеп бизәлгән озын җиңле киң күлмәкләр, күлмәк өстеннән киелгән ачык төсләрдәге сарафаннар  рус кызларының киң һәм ачык күңеллелеген чагылдырса, башларына кигән кокошникларына карап, хәтта аларның яшен, нинди гаиләдән булуын да белергә мөмкин булган. Рус халкының җыр һәм биюләре дә башкаларны кабатламый, гармун һәм балалайка хәзер дә бәйрәмнәрдә кулларыннан төшми. Милли бизәкләр белән аерылып торган савыт-сабалар, уенчыклар, сувенирлар буларак, дөньяның кайсы почмакларына гына юл алмый!

Әмма мәдәният дигәндә, без иң элек әдәбиятны күз алдына китерәбез, дөнья классикасына кергән әсәрләрне барлыйбыз, аларны иҗат иткән бөек язучы һәм шагыйрьләрне күз алдыннан үткәрәбез. Тукаебыз: “Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш”,- дип олуглаган шагыйрьләребез янәшәсенә Державин, Чаадаев, Тургенев, Куприн, Лев Толстой, Достоевский кебек бөекләрне куя башлыйбыз да, Тукай әйткән “тарихи бергәлек”нең нәтиҗәләрен күреп, үз халкыбыз өчен дә горурлык хисләре кичерәбез: ә бит бу язучы һәм шагыйрьләрнең тамырларында татар каны ага. Юкка гына Л.Н.Толстой Казан университетында укымаган да, беренче хикәяләре бу шәһәргә бәйләнмәгән икән. Рус әдәбиятының классигы Иван Тургеневның бабасы морза Арслан Турген булуы дәлилләнгән булса, Булгаковның да татар чыгышлы булуы турында фикерләр бар. Гавриил Державинга юкка гына Казанда һәйкәл куелмаган, ул башкаладан ерак түгел урнашкан Сокура авылында туган, аның әти-әнисенең каберләре дә Лаеш районында.

Суворов, Кутузов, Нахимов кебек данлыклы полководецларны кем генә белми икән. Ә бит алар да “татар чыгышлы”. Гомумән, илне якларга кирәк булганда, татарлар да руслар белән бергә күтәрелгәннәр, илне бергәләп яклаганнар. 1812нче елгы Ватан сугышында Казан губерниесендә оешкан уннарча татар-башкорт полклары Бородино кырында дошманнарда коточкыч курку тудырганнар, ә алар белән Михаил Кутузовның кияве – татар чыгышлы Кудашев җитәкчелек иткән.

Бөек Ватан сугышында да бар милләтләр иңгә-иң куеп көрәштеләр, илебезне дошманнардан азат иттеләр. “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булганнарны барлаганда да горурлык хисләре кичерәсең: сан буенча татарлар дүртенче урында булса, халык саныннан исәпләгәндә, беренче урында тора. Россия Геройлары саны буенча – икенче урында торабыз. Тагын Г.Тукайның сүзләре искә төшә:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.

Галимнәребез: физик-химик  Р.З.Сәгъдиев, физик К.А.Вәлиев, астрофизик Р.А.Сюняев, хәрби җитәкчеләр: армия генералы М.Ә.Гәрәев, генерал-полковниклар Р.С.Акчурин, Ф.Х.Чураков, вице-адмирал М.Д.Искәндәров, контр-адмираллар З.Г.Ляпин һәм А.И.Бичурин һәм башкаларның исемнәрен генә атау да татарларның рус мәдәниятенә керткән өлешенең масштабын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

Гомумән, рус мәдәнияте башка мәдәниятләр өчен дә ачык булган, дип әйтәсе килә. Әйтик,  күп кенә савыт-сабаларда, коралларда, хәтта патшаларның баш киемнәрендә, шлемнарында да беренче карашка сәер тоелган Коръән сүрәләрен һәм аятләрен күрергә була.  Моның аңлатмасы гади: матур гарәп хәрефләре белән язылган язмаларны рус сәүдәгәрләре декор элементлары буларак кабул иткәннәр, хәтта рус осталары да бу язуларны кабатлаганнар. Ислам мәдәниятенең йогынтысын хәтта рус кенәзләренең, аеруча 16-17 гасырларда яшәгәннәренең, кабер ташларында да күрергә мөмкин. Мөселман көнчыгышы бизәкләре, аеруча чәчәк орнаменлары киң таралыш алган була. Матурлык кайда булса да, матурлык булып кала, күзләрне иркәли шул.

Рус мәдәниятенең бөеклеге дә бәлки шундадыр: ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятләре үсешенә зур йогынты ясаса, үзе дә аларның иң алдынгы казанышларын үзенә сеңдергән, милли казанында кайнатып, аерылмаслык иткән, берләштергән. “Бердәмлектә - көч” дигән халык. Әйе, без бердәм булганда көчле!

 

Файдаланылган әдәбият:
1. https://realnoevremya.ru/articles/205972

 

Категория: Иҗади эшләр | Добавил: rajzzay
Просмотров: 113 | Загрузок: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar