MENU

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 
Зәйнуллина  Эльвира Тимерҗан кызы

Сезне сайтымда күрүемә бик шатмын, рәхим итегез!  Туган телебез, аның киләчәге  турындагы фикерләребезне уртаклашып,  булган тәҗрибәбез белән бүлешеп торыйк, дусларым! 
 
  

 
 Үзем турында. 
  Мин, Зәйнуллина Эльвира Тимерҗан  кызы, 1967 нче елның 17 февралендә  Мамадыш районы Сәртек авылында туганмын. 
    Белемем югары, КДУның татар филологиясе факультетын тәмамладым.
    Эшләгән урыннарым: 
- Мамадыш районы Түбән Сон урта мәктәбе (1988-89 уку елы),
-Мамадыш  районы Югары Кыерлы тугызъеллык мәктәбе (1989-90 уку елы),
- Алабуга шәһәренең 4 нче номерлы гимназиясе (1990-1994 еллар),
- Алабуга шәһәренең 1нче татар гимназиясе (1994-2003 еллар),
- Алабуга шәһәренең 10нчы мәктәбе (2003нче елдан бүгенге көнгәчә).
 Үз эшемне яратып башкарам, үз фәнем белән укучыларны кызыксындырырга, туган халкымның теле һәм әдәбиятына   башка милләт укучыларында да хөрмәт һәм ихтирам уятырга омтылам. укучыларымны яңа җиңүләргә рухландырырга, үзем дә  заманнан артта калмаска тырышам.
 
Хезмәт юлымның кайбер вакыйгалары һәм ирешкән уңышларым:
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен"күкрәк билгесе, 2011 ел,
- "Ел укытучысы - 2012" муниципаль бәйгесендә 2 урын өчен диплом белән бүләкләндем,
- Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер-класс" бәйгесендә "Халкыбызның милли мирасын уңышлы кулланган өчен" номинациясендә җиңү өченТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, 2010 ел,
- 2010 елда ПНПО "Поощрение лучших учителей"
бәйгесендә катнашып, рейтинг буенча 79 урынны яуладым,
- 2011нче 1әм 2014 нче елларда "Безнең иң яхшы укытучы" грантын алу бәхетенә ирештем,
- 2012 нче елда "Иң яхшы татар теле дәресе" Беренче Бөтенрәсәй бәйгесендә, 2014 нче елда "Педагогик остаханә" Бөтенроссия күләмендә уздырылган бәйгедә үз тәҗрибәмне уртаклаштым,
- 2011 елда ЕДПУда узган Алабугада мәктәп укытучылары II Бөтенроссия фестивалендә мастер-класс күрсәтеп, диплом белән бүләкләндем,
- Озак еллар Муниципаль методик берләшиәне җитәкләвем өчен Мәгариф идарәсенең рәхмәт хаты да - минем эшемнең нәтиҗәсе, 2010 ел.
- Укучыларым 2009 нчы (2 укучы), 2010 нчы (2 укучы), 2011 нче (3 укучы) елларда татар теле һәм әдәбияты буенча Республика олимпиадаларында 2нче, 3нче урыннарны яулап, җиңүче исеменә лаек булулары, НПК ларда һәм иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаулары да эшемне яратып башкаруым күрсәткечедер.
- К(П)ФУ ның Алабуга институтында студентлар алдында мастер-класслар үткәргән өчен дипломнар (2010, 2012, 2014), Р.Фәхреддингә багышланган XI республика педагогик укуларында актив катнашкан өчен министрлык дипломы һәм "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашкан өчен министрлык дипломы - заман белән атларга тырышуымның нәтиҗәләре.
-2010 елның 27-30 нчы сентябрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының V Бөтенроссия съездында катнашуым да матур төш кебек хәтеремдә саклана.
- Алга таба да сер бирмәскә исәп әле!